Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бари Алибасов белән Лидия Шукшина өйләнешкән

71 яшьлек музыкант, композитор һәм продюсер Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшина белән өйләнеште. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Моңа кадәр алар ике дистә ел чамасы бергә яшәгән инде. Никахлашу тантанасы Мәскәүдә узган. Бу — Бари Алибасовның алтынчы никахы, Лидия Федосеева-Шукшинаның исә бишенче тапкыр кияүгә чыгуы. Алибасов сүзләренчә, Федосеева-Шукшинага карата аның хисләре 1994 елдан бирле сүнмәгән. Ул “беркайчан да, бер кем белән дә шундый күңел якынлыгы, ихласлыгы һәм ышаныч тоймадым”, ди.
Федосеева-Шукшина һәм Алибасов 1995 елда очраша башлаган. Берничә елдан соң алар аерылышкан, ләкин дус булып калганнар. Хәзер алар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.

 

https://tatar-today.ru/2018/11/37501/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев