Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башланды

­Чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры­ның "Соң­гы кың­гы­рау" чы­ңын­нан ар­тык хис­лә­неп то­рыр­га ва­кыт­ла­ры да бул­ма­ды. 25 май­да Рос­си­я­дә Бер­дәм дә­ү­ләт им­ти­ха­ны­ның төп эта­бы старт ал­ды.

Дү­шәм­бе көн­не ге­ог­ра­фия һәм рус әдә­би­я­ты фән­нә­рен сай­ла­ган уку­чы­лар бе­рен­че им­ти­хан­на­рын тап­шыр­ды­лар.

25 июнь­дә бер­дәм дә­ү­ләт им­ти­хан­на­ры 46нчы мәк­тәп­тә үт­те. 27 уку­чы - ге­ог­ра­фи­я­дән, 162 уку­чы әдә­би­ят­тан сы­нау тот­ты­лар. Уку­чы­лар ге­ог­ра­фи­я­дән им­ти­хан­ны 3 сә­гать, әдә­би­ят­тан 3 сә­гать 55 ми­нут яз­ды.

БДИ тап­шы­ру­ның 2015 ел­гы яңа­лык­ла­ры ту­рын­да эл­гә­ре хә­бәр ит­сәк тә, ис­кә тө­ше­реп үтү ар­тык бул­мас. Чит тел­ләр бу­ен­ча БДИ­да "Сөй­ләү" бү­ле­ге бу­ла. Им­ти­хан­ның бу өле­ше ирек­ле, әм­ма аны сай­лау мак­си­маль нә­ти­җә алу­га йо­гын­ты ясый. Им­ти­хан­ның яз­ма (мак­си­мум - 80 балл) һәм тел­дән (20 балл­га ка­дәр) өле­шен тап­шыр­ган уку­чы­ның эше 100 балл­га бә­я­лә­нер­гә мөм­кин. Ма­те­ма­ти­ка­дан БДИ ба­за һәм про­филь дә­рә­җә­се­нә бү­ле­нә. Ба­за дә­рә­җә­сен­дә им­ти­хан тап­шы­ру ат­тес­тат алу һәм нә­ти­җә­лә­ре ур­та го­мум бе­лем ту­рын­да­гы ат­тес­тат би­рү һәм ке­рү сы­нау­ла­ры исем­ле­ген­дә әле­ге фән бул­ма­ган вуз­лар­га укыр­га ке­рү өчен ки­рәк. Ә ин­де ке­рү сы­нау­ла­ры исем­ле­ген­дә ма­те­ма­ти­ка бул­ган юга­ры уку йорт­ла­ры­на ке­рү өчен ма­те­ма­ти­ка­дан про­филь дә­рә­җә­сен­дә им­ти­хан тап­шы­ру ки­рәк.

Шу­лай ук 2015 ел­да рус те­ле бу­ен­ча БДИ кон­троль-үл­чәү ма­те­ри­ал­ла­ры струк­ту­ра­сын­нан җа­вап­ны сай­лау өле­ше тө­ше­реп кал­ды­рыл­ган.

БДИ­ны үт­кә­рү бер­дәм рас­пи­са­ни­е­се ни­ге­зен­дә, мәҗ­бү­ри фән­нәр бу­ен­ча им­ти­хан­нар тү­бән­дә­ге­чә уз­ды­ры­ла: 28 май - рус те­ле; 1 июнь - ба­за дә­рә­җә­сен­дә ма­те­ма­ти­ка; 4 июнь - про­филь дә­рә­җә­сен­дә­ге ма­те­ма­ти­ка.

Сай­лан­ган им­ти­ха­ннар 25 май, 8,11,15,17 һәм 18 июнь көн­не үт­кә­ре­лә. 8 июнь­дә җәм­гы­ять бе­ле­ме һәм хи­мия, 11 июнь­дә чит ил те­ле һәм фи­зи­ка, 15 июнь­дә ин­фор­ма­ти­ка, би­о­ло­гия һәм та­рих бу­ен­ча им­ти­хан­нар кө­те­лә. Чит тел­дән сы­нау­лар 17-18 июнь­дә уза­чак.

Та­тар­стан­да бы­ел та­тар те­лен­нән бер­дәм рес­пуб­ли­ка им­ти­ха­нын (ул 15 июнь­дә үт­кә­ре­лә) 11 нче сый­ныф­ны тә­мам­лау­чы 114 уку­чы тап­шы­ра. Шу­лар­ның си­ге­зе - Чал­лы мәк­тәп­лә­ре уку­чы­ла­ры. Бер­дәм рес­пуб­ли­ка им­ти­ха­ны­ның нә­ти­җә­лә­ре юга­ры һө­нә­ри бе­лем би­рү оеш­ма­ла­ры та­ра­фын­нан та­тар те­ле һәм та­тар әдә­би­я­тын ал­га та­ба да өй­рә­нү бе­лән бәй­ле әзер­лек юнә­леш­лә­ре­нә ке­рү им­ти­хан­на­ры бу­ла­рак бә­я­лә­нә.

Ил­ги­зә ЛОТ­ФУЛ­ЛИ­НА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев