Башкортстанда яшәүче хатын 8 килограммлы гөмбә тапкан
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанда яшәүче хатын 8 килограммлы гөмбә тапкан

Аның авырлыгы 8 килограмм тәшкил иткән.

Башкортстан Туймазы районы Яңа Нарыш авылында яшәүче хатын гаять зур яңгыр гөмбәсе тапкан. Аның авырлыгы 8 килограмм тәшкил иткән. Бу хакта «Моя Уфа» Телеграм-каналы хәбәр итә, дип яза «Башинформ». Гомумән, быел мондый зур гөмбәләр еш очрый.
Искәртик, элегрәк мондый уңышны Авыргазы районының Болотино авылында яшәүче Людмила Сухарева тапкан иде, ә Күмертау кешесе Владимир Куприянов гигант гөмбәләрне йөгергәндә очраткан. Бу хакта биредә яздык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев