Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанның беренче Президенты вафат

Мортаза Рәхимовка 88 яшь иде.

11 гыйнварда 88 яшендә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булды. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте, дип яза https://kiziltan.ru.

- Мортаза Гобәйдулла улы вафат булды. Без бөтен булмышын республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында башыбызны иябез. Хушыгыз, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы, - дип язган  Радий Хәбиров.

Декабрь ахырында үзенең зур интервьюсында Радий Хәбиров Мортаза Рәхимов белән даими аралашуын әйткән иде.

"Ул бераз авырый. Без күптән түгел Мортаза Гобәйдулла улы янында булдык. Без аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез һәм һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйбыз. Яңа ел алдыннан, һичшиксез, Мортаза Гобәйдула улы янына барачакмын", - диде ул чакта Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны җирләүне оештыру буенча комитет төзергә кушты. Мәрхүм белән хушлашу 13 гыйнварда үтәчәк. Аның урыны турында оештыру комитеты утырышыннан соң өстәмә хәбәр ителәчәк.

Белешмә өчен:

Мортаза Рәхимов  - 1990 елдан 1993 елга кадәр БАССР Югары Советы рәисе. 1993 елдан 2010 елга кадәр - Башкортстан президенты. Отставкага киткәч, "Урал» хәйрия фондын җитәкләде.

фото: https://t.me/radiyhabirov

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу