Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Батыр кызчык

Әлеге вакыйга «Герой балалар турында тылсымлы әкиятләр» китабының икенче томына кергән.

 Шәһәребезнең 48 нче мәктәп укучысы Аня Соловьева балалар батырлыклары турындагы уникаль китапның герое булган. Ул бассейнда тончыккан беренче сыйныф укучысын коткарган.

Гадәттән тыш хәл бу елның февралендә спорт клубы бассейнында булган. Беренче сыйныф укучысы суга чумган һәм аңын югалтып, су төбендә өч минут чамасы яткан. Аны 13 яшьлек Аня Соловьёва күреп ала, аның шул ук бассейнында синхрон йөзү секциясендә дәресе үткән. Кыз тренерны кисәткән, ике метрлы тирәнлеккә чумган һәм баланы чыгарган.
Малайны коткарып калганнар. Аняга үз-үзен аямыйча кылган гамәле өчен шәһәр хакиме  Наил Мәһдиев рәхмәт белдергән. Әлеге вакыйга «Герой балалар турында тылсымлы әкиятләр» китабының икенче томына кергән. Илнең төрле почмакларында яшәүче балаларның батырлык һәм игелекле гамәлләренең чынбарлыктагы  тарихларына нигезләнгән 30 әкият җыентыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев