Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхетле гаиләдә бала да уңышлы

«Бәхет тынычлык ярата», - диләр Шәрәфетдиновлар.

«Бәхетле, үрнәк гаилә – җәмгыятьнең нигезе, диләр. Бу чыннан да шулай. Андый гаиләләрдә балалар да бәхетле һәм уңышлы була. Укучыбыз Зилия Шәрәфетдинованың гаиләсе шундый», – ди Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова. 

Нәзлия һәм Альберт Шәрәфетдиновлар Актаныш районы Күҗәкә авылында гомер кичерәләр. Аларның гаилә тарихы вакыйгаларга әлләни бай түгел. Бер авылда туып-үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, озак еллар дус булып йөргәннәр дә 2001 елда гаилә корганнар һәм бүгенгәчә туганнарын, дусларын сөендереп, дус, тату яшиләр. «Яшь вакытта кешенең матур сыйфатларына әлләни игътибар итмисең бит ул. Альберт тырышлыгы, туганнары, әти-әниләре белән матур итеп сөйләшүе, кешеләрне кайгыртучанлыгы белән күңелемне яулады, – ди Нәзлия ханым. – Мин еллар узган саен тормыш иптәшемне дөрес сайлаганыма инандым. Альберт – зур гаиләбезнең ныклы терәге, кайгыртучан әти». 

Шәрәфетдиновлар биана-биата белән төп йортта яшиләр. «Тормышта төрле хәлләр була, әмма без, Аллаһка шөкер, аңлашып яшибез», – ди гаилә җылысын саклаучы Нәзлия ханым. 

Нәзлия – биш, Альберт алты балалы гаиләдә үскән. Икесе дә гаиләләрендә төпчек балалар. 

– Әнием авылда абыем гаиләсендә яши. Өлкән яшьтә булсалар да, ике яктан да әниләребез һәм әтиебез исән-сау, Аллаһка шөкер, – ди Нәзлия ханым. 
Нәзлия ханым туган авылында 2007 елдан бирле мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Кызына татар теленә һәм башка телләргә мәхәббәт үзеннән күчкәндер, мөгаен. Ире фермер. Кызлары Зилия 9нчы сыйныфка кадәр авылда укыган. Уку алдынгысы булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Бүген Г.Акыш исемендәге лицей-интернатта укуын дәвам итә. Шәһәр мәктәбендә дә сынатмый ул. Республика олимпиадаларында өч фәннән призер булган. Урта мәктәпне тәмамлагач, лингвист, телләр белгече булырга хыяллана икән. 

«Төп йортта яшәгәч, бездән туганнар өзелми. Аеруча ял һәм бәйрәм көннәрендә күпләп җыелалар. Алар кайткач бергәләп булган хәлләр, яңалыклар турында сөйләшеп утырабыз. Күмәк эшләрне дә бергә башкарабыз. Мәсәлән, каз, үрдәк, мал сую өмәләре. Үзнбнз дә туганнарга кунакка йөрибез, туган көннәрне һәм башка бәйрәмнәрне бергә үткәрергә тырышабыз. Кызыбызның акыллы, тырыш булуы да әби-бабайлы гаиләдә үсүеннәндер. Ул туганлык җепләренең ныклы булуын кечкенәдән күреп үсте бит. Китаплар укырга яратты. Төрле бәйгеләрдә катнашты», – дип сөйләде гаиләдәге традицияләре турында Нәзлия ханым.  
Шәрәфетдиновлар гаиләләре турында күп сөйләргә яратмыйлар. Алар бәхетнең тынлык яратуын яхшы белә. Бүгенге көндә Нәзлия белән Альберт бердәнбер кызларының хыялларын тормышка ашыру юнәлешендә тырышып эшлиләр. 
/ Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бала ана капиталы бәхет