Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Базарда сатып алынган селедка нәрсәсе белән куркыныч?

"Завод шартларында тозланмаган селедкада еш кына гельминтлар була", - ди белгечләр.

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Алексей Ковальков базарда сатып алынган селедканың сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатты. Ковальков, өй шартларында тозланган селедкада еш кына гельминтлары була, шул ук вакытта бөтен селедка балыгы диярлек гельминт белән зарарланган, дип сөйләде. Завод шартларында селедканы паразитлардан арыну өчен 23-30 градуста туңдыралар. Шуңа күрә эксперт, продуктны кибетләрдән алу яхшырак, дип ассызыклады.

"Завод шартларында җитештергәндә туңдыруны һәрвакыт эшлиләр, анда моның өчен махсус камералар бар. Ә өй шартларында аны тозлыйлар һәм базарларга ак чиләкләрдә тараталар, шуңа күрә гельминтлы селедка сатып алу куркынычы бар”, - дип кисәтте белгеч.

Фануз Хабибуллин, https://kiziltan.ru 
фото: pixabay.com.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт