БДИ татарча булырмы?
Яңалыклар тасмасы

БДИ татарча булырмы?

БДИны туган телдә тапшыру мөмкинлеген бирә торган закон проекты әзер, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Әгәр мәгариф системасында тиешле документлар эшләнеп бетсә, дәүләт имтиханын туган телдә тапшырырга мөмкинлек бирә торган законны иртәгә үк кабул итеп булачак, ди ул. Тик эш мәгариф системасының әлеге законны тормышка ашырырга әзер булмавына килеп төртелгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев