Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттек

9 Майда илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Чаллыда тантаналы чаралар көн буена дәвам итте. Бәйрәм чаралары Ватан-Ана мемориалы янында тантаналы митингтан башланып китте. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде. "Егерменче гасырның иң куркыныч афәте булып саналган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, тарих төпкелләрендә калып, ерагайганнан-ерагая бара. Әмма вакыт...

9 Майда илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Чаллыда тантаналы чаралар көн буена дәвам итте.

Бәйрәм чаралары Ватан-Ана мемориалы янында тантаналы митингтан башланып китте. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде. "Егерменче гасырның иң куркыныч афәте булып саналган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, тарих төпкелләрендә калып, ерагайганнан-ерагая бара. Әмма вакыт безнең яшәешебезне тамырдан үзгәртергә сәләтле булса да, Хәтер алдында көчсез. Бөек Ватан сугышы һәркайсыбызның гаиләсенә ничек тә булса кагылганга, аңа битараф кешеләр юктыр ул. Халкыбызның сугыш, фашизм белән тиңсез көрәштәге күргәннәре беркайчан да онытылмас", - диде Чаллы башлыгы.

Чаллылылар белән Бөек Җиңү бәйрәме шатлыгын бүлешергә килгән ТР икътисад министры Артём Здунов ветераннарга һәм мәйданга җыелган халыкка Президент Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Бәйрәм мәйданында төрле хәрби көчләр вәкилләре, шәһәрнең уку йортлары, хәрби техника катнашындагы парад Җиңү көненә багышланган митингның аерым бизәге булды. Россия Эчке эшләр идарәсенең полиция патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны, ЮХИДИ идарәсе, Янгын куркынычсызлыгы хезмәте гарнизоны, чик гаскәрләре ветераннары, яшь кадетлар, студентлар һәм укучылар - утны-суны кичкән солдатлар алдында төз адымнар белән марш узуны һәркем үзе өчен зур дәрәҗә буларак кабул итте. Ватан-Ана мемориал комплексы мәйданындагы тантана Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Чарада 19 меңгә якын кеше катнашты. Аннары шәһәрдәшләребез "Азатлык" мәйданында, Җиңү паркында солдат боткасын авыз итәргә таралашты.

Җиңү бәйрәменең яр буе паркы мәйданындагы өлеше Үлемсез полк маршы белән башланып китте. Шәһәрдәшләребез Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын күтәреп мәйдан буенча үтте. Аларны тамашачылар басып алкышлар белән каршы алды.

Аннары чаллылыларга һәм шәһәребез кунакларына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. 10 меңнән артык укучының сугыш елларындагы күренешләрне аеруча зур осталык белән сәхнәләштерүе тамашачыларны дәһшәтле чор чынбарлыгына алып кереп киткәндәй булды. Шәһәр иҗат коллективлары тәкъдим иткән сугыш чоры җыр-биюләрен дә тамашачылар сөенеп кабул итте.

Быелгы бәйрәм үзенчәлеге - лазерлы шоу. Оештыручылар төсле утлар ярдәмендә сугыш вакыйгаларын күңелләрдә яңартты. Бәйрәм чарасы һәркайсы өчен якын һәм кадерле Җиңү җырлары белән тәмамланды. Аларга күз явын алырлык салют залплары да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X