Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтте

Комсомол районында Нюра Дәүләтхан кызы Нуруллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аңа Комсомол районы башлыгы Александр Кислов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Нюра Дәүләтхан кызы Башкортстан АССРның Илеш районы Илеш авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннары Бирск педагогия институтын һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Сугыш елларында колхоз кырларында эшли. 1952 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга һәм ире белән Минзәлә районының Дәвек авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Нюра Дәүләтхан кызы авыл мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшләгән. 1978 елда гаилә Чаллыга күчеп килә. Ул ире белән биш бала тәрбияләп үстерә, 13 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар.  Нюра Дәүләтхановна “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Хезмәт ветераны” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев