Белоруссия циклоны кар алып килә
Яңалыклар тасмасы

Белоруссия циклоны кар алып килә

ТР синоптиклары бу атнага һава торышын фаразлады.

Бүген Татарстанга Белоруссиядән карлы циклон килеп җитәргә мөмкин. Һава температурасы -9..-14 градус булыр дип фаразлана.  

13 февральдә кар, урыны белән буран көтелә. Күз күреме 1000 метрга якын. Чаллыда тәүлегенә 4-5 мм кар яварга мөмкин.

Чәршәмбе көнне суыта. Синоптиклар фаразы буенча һава температурасы – 9-14 градус булачак. Салкын көннәр 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 

Пәнҗешәмбе көнне -22..-27 салкын булачак, урыны белән салкын -30 градуска җитәргә дә мөмкин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев