Бер гаиләдән ике бала һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Бер гаиләдән ике бала һәлак булган

Алар юлны тиешсез урыннан чыкканда поезд астында калган.

Әлеге фаҗига Казанда булган. Дәрвишләр станциясендә электр поезды 10 һәм 11 яшьлек ике баланы таптаткан.  Балалар шунда ук җан биргән.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспортта төбәкара тикшерү үзәк идарәсе хәбәр итте. 

Һәлак булучылар – абыйлы-сеңелле ике бертуган. Алар тиешсез урыннан чыкканда поезд астында калган.
Кызганыч, тимер юл аша ул сукмактан балалар да, олылар да бик еш  йөриләр икән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту балалар үлеме

Нет комментариев