Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионер Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә ярты миллион сум акча күчергән

Ул Алабугадан ук килеп, мәчет төзелешенә ярдәм фондының реквизитларын алып киткән булган.

Алабугада яшәүче пенсионер Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 500 мең сум акча күчергән. Бу хәбәрне шәһәр хакимиятенең телеграмм каналы җиткерде. 

Күрше Алабугада яшәүче пенсионер Марсель Сәрвәров Чаллыга килеп, «Җәмигъ» мәчете төзелешен караган. Ул күргәннәреннән канәгать калган һәм: «Финанс ярдәм күрсәтәсем килә», – дип мәчет төзелешенә ярдәм фондының реквизитларын алып киткән. Шул ук көнне кич белән фондка 500 мең сум акча күчергән. Милләттәшебезнең игелекле гамәлен Аллаһ кабул итсен.

Фото социаль челтәрдән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз

2
X