Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне вафат булган пенсионерның туганнары алырга мөмкин

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булган барлык пенсия алучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.

Пенсионер 31 августка кадәр вафат булса, аңа бер тапкыр бирелә торган түләү үлем белән бәйле рәвештә башкарыла алмый.
Пенсионер 31 августтан соң вафат булса, сентябрь аенда 10 мең сум акча алырга өлгермәсә, ул пенсионер алырга өлгермәгән пенсия белән бергә түләнәчәк.
«Бу очракта пенсионер белән яшәгән туганнары акча рәсмиләштерү хокукына ия. Моның өчен аларга яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә үлем турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны үлемнән соң 6 ай эчендә эшләргә кирәк. Мондый затлар булмаганда яки күрсәтелгән сроктан соңрак мөрәҗәгать иткәндә түләү гомуми нигезләрдә варислаштырыла. Әгәр берьюлы пенсионерның берничә туганы пенсия фондына мөрәҗәгать итсә, түләүләр тигез бүленәчәк», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча ПФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гражданинга пенсия 31 августтан соңрак билгеләнгән булса, әмма аңа хокук күрсәтелгән датага барлыкка килсә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү соңрак башкарылырга мөмкин. Әйтик, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алу хокукы июль аенда (туендыручының үлгән датасына) барлыкка килгән, пенсияне билгеләү өчен гариза август азагында бирелгән, пенсия үзе сентябрь аенда билгеләнгән. Түләү беренче пенсия белән бер үк вакытта башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә барлыгы 11 228 000 000 сум җибәрелгән.

http://nabchelny.ru/    фото: sao.mos.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация Пфр

2
X