Бер хатын-кыз һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Бер хатын-кыз һәлак булды

Автомобиль каршы якка чыгып, юл читенә төшеп китте.

Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Great Wall Hover автомобиленең 66 яшьлек йөртүче каршы як полосага чыга һәм юл кырыена төшеп китте. Нәтиҗәдә аның 56 яшьлек пассажиры – хатын-кыз урында һәлак булды. 
Дәүләт автоинспекторлары фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә башлады. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте кеше үлеме

Нет комментариев