Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бердәм булсак кына

Соңгы вакытларда милләтебезнең теле һәм аның тормышыбыздагы урыны турында, үз вазыйфасын бар мөмкинлегенә үти алмавына борчылып, ачынып һәм бөтенләй соңарганчы хәлне үзгәртергә кирәклеге турында матбугат битләрендә саллы-саллы мәкаләләр чыга башлады. Шәһәребезнең татар газетасы "Шәһри Чаллы" журналистлары һәм актив хәбәрчеләренең дәлилле язмалары һәр милләттәшебезне уйланырга этәрер дип ышанам. Илгизә Лотфуллинаның 2нче...

Соңгы вакытларда милләтебезнең теле һәм аның тормышыбыздагы урыны турында, үз вазыйфасын бар мөмкинлегенә үти алмавына борчылып, ачынып һәм бөтенләй соңарганчы хәлне үзгәртергә кирәклеге турында матбугат битләрендә саллы-саллы мәкаләләр чыга башлады. Шәһәребезнең татар газетасы "Шәһри Чаллы" журналистлары һәм актив хәбәрчеләренең дәлилле язмалары һәр милләттәшебезне уйланырга этәрер дип ышанам.

Илгизә Лотфуллинаның 2нче гимназиядәге тел проблемалары нигезендә язылган аналитик мәкаләсен һәр татар гаиләсенә җиткерер идем. Ата-аналар үз ялгышлыкларын аңлап, балаларын рус классына көчләп җибәрү турында түгел, ә татарча укыту һәм тәрбияләү турында ныклап уйланырлар иде.

"Шәһри Чаллы"ның үткән елгы 48нче санында басылган бер төркем күренекле язучыларның, әдипләрнең әдәбият сөючеләргә мөрәҗәгате безне сискәндерергә генә түгел, ә милли намусыбызны уятырга тиеш. Һәр татар гаиләсенә һичьюгы бер татар газетасын яки журналын яздырып уку мәслихәт. Ничек инде ул татар милләтеннән булып, үз туган телеңдә укыган кеше, үзебездәге үзенчәлекле милли вакыйгалар турында укымаска мөмкин. Тел, китап, мәктәп, гаилә - бербөтен. Кулга-кул тотынып яшәгәндә, атлаганда гына без татар милләте булып сакланачакбыз.

Чынлап та, мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, борчылырга нигез бар. Шушы уңайдан ике генә мисал китереп узам. Кирәкле язмаларны саклый торган архив папкама күз салырга булдым. 1995 елда "Ватаным Татарстан" газетасының тиражы 51 мең булса, бүген - 6 мең 581, "Шәһри Чаллы" 2004 елның беренче яртысында 6 мең 130 булса, бүген - 1 мең 794 данә.

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 27нче февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев