Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла

Иртәгә, 3 июньдә, Казанда "Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт нурында радикализмга һәм терроризмга профилактика" дип аталган беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла. Әлеге конференцияне ТР Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге Диния нәзарәте ярдәмендә оештыра. Чарада дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә...

Иртәгә, 3 июньдә, Казанда "Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт нурында радикализмга һәм терроризмга профилактика" дип аталган беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла.


Әлеге конференцияне ТР Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге Диния нәзарәте ярдәмендә оештыра.

Чарада дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә радикал фикерләрнең таралышы хакында сөйләшәчәк. Дини шигарәләр астында террорлык күренешләре барлыкка килү сәбәпләре һәм бу күренешләрнең мөселманнар өммәтенә йогынтысы хакында фикер алышачак.

Конференцияне үткәрүнең максаты Коръәндә язылган хакыйкатькә таянып, радикализмга һәм террорлыкка каршы рекомендацияләр бирүдән гыйбарәт.

Сөйләшүдә Россия, Ирак, Ливан, Төркиядән шәехлар, докторлар, профессорлар, мөгаллимнәр катнашуы көтелә, ди Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Конференциягә чакырылган Россия дини оешмалар лидерлары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев