Берсе өстенә утырган, икенчесе башына тибә
Яңалыклар тасмасы

Берсе өстенә утырган, икенчесе башына тибә

Чаллыда бер ир-атны вәхшиләрчә кыйнадылар.

Социаль челтәрләрдә үзәкөзгеч видео пәйда булды. Анда бер ир-атны кыйныйлар. Өстенә хатын-кыз менеп утырган, карадан киенгән икенче бер егет аягы белән башына, эченә тибә. Әлеге видеоны Чаллыда дип язалар һәм низаг хатын-кыз өчен чыккан дип фаразлана.  

Без Эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать иттек. 

"Полициягә гариза язучы булмады. Әмма әлеге фактны контрольгә алдык. Тикшерү уздырачакбыз. Чаллыда булганмы, юкмы - анысын да ачыкларга кирәк", - диде Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев