Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берсе таяк ала, икенчесе – пычак. Чаллыда 2 ир-ат хатын-кыз өчен сугышты

Ир-атның берсе һәлак булды.

Кичә шәһәрнең Тукай яр буе урамында урнашкан йортларның берсендә фаҗига булды. 55 яшьлек ир-ат 50 яшьлек көндәшен үтерде. 

Вакыйга шулайрак була. Бер ай элек төрмәдән азат ителән 55 яшьлек ир-ат сөйгәненең хыянәт итүен белә. Хатынына шалтыратып, тавыш куптара. Шунда телефон трубкасын яңа ир тартып алып, аны очрашуга чакыра. Үзе белән таяк ала. Ә тегесе – пычак.

Ике көндәш арасында килеп чыккан бәхәс, кызганыч, аяныч тәмамлана. Көнчел ир-ат сөйгәненең яңа тормыш иптәшен пычак белән кадап үтерә һәм җинаять урыныннан кача.

Хокук сакчылары гаепләнүче эзенә тиз чыкты. Хәзерге вакытта ул сак астында. Үз гаебен танымый. ТР Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Тиздән суд утырышы булачак. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callynyn-14-maktabenda-sartlatkyc-ezladelar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев