"Без - игезәкләр" бәйгесенең беренче катнашучылары бар
Яңалыклар тасмасы

"Без - игезәкләр" бәйгесенең беренче катнашучылары бар

«Без - игезәкләр» бәйгесенә фотолар килә башлады. Альбина белән Альмира Ганиевалар. Алар яңа төзелә торган 62нче мәктәпнең җиденче сыйныфына барырга җыеналар.

Кызлар 4 яшьләреннән бию түгәрәгенә йөргәннәр. Һинд, көнчыгыш, заманча биюләр өйрәнгәннәр,  халык биюләре серләне дә төшенгәннәр. Бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнәләр, волейболны яраталар. Әниләре Алинә Ганиева әйтүенчә, кызларны чит кешеләр  бер-берсенә охшаталар. «Каннары да, чәчләре бер төсле булса да. Минемчә алар бер-берсеннән аерылып торалар. Чит кешеләр берсенең битендәге миңеннән генә аералар», – ди Алинә ханым. 

Конкурс турында тулырак монда. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев