Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Без-игезәкләр" бәйгесенең өченче катнашучылары

Аларны кечкенә вакытларында туганнары, хәтта әтиләре дә бутаган.

Гөлназ Гыймаева белән Гөлнара Кукаринага 39 яшь. Аларны кечкенә вакытларында туганнары, хәтта әтиләре дә бутаган. «Көмеш кыңгырау» газетасының ул чактагы редакторы Нәсимә Садыйкова оештырган игезәкләр бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган кызлар алар.  «Әниебез сәнгатьне яраткан кеше булгангадыр инде, без кечкенәдән җырларга, рәсем ясарга яраттык. Бик актив, максатчан булдык.  «Игезәкләр» бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңү яуладык. Казанда узган республикакүләм бәйгедән зур бүләк алып кайтканыбыз әле дә хәтеремдә», – ди Гөлназ Гыймаева.

Зур үскәч аларны беркем бутамый инде, чөнки Гөлнара – блондинка, Гөлназ – брюнетка. Алар икесе дә югары белем алдылар,  үзләре кебек акыллы, тәртипле, уңган егетләр белән гаилә корып, әти-әниләрен сөендереп  яшиләр. Хезмәтне яраталар, ял да итә беләләр. Игезәкләрне язмыш аерды. Гөлнара гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Өч баласы бар. Беренче кызына – 20, улына – 17, төпчекләренә – 5 яшь.

Гөлназ Чаллыда гомер итә. 16 яшьлек кызы һәм 11 яшьлек малае бар. «Бүгенге тормышыбыз Аллаһка шөкер, әмма үткәннәр, балачак барыбер сагындыра», – ди «Татэнергосбыт» компаниясе хезмәткәре Гөлназ Гыймаева. Мөмкинлекләре булганда, очрашып торалар. Алар дус, тату яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

115

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев