Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Без - игезәкләр" бәйгесенең икенче катнашучылары

21 яшьлек Алия һәм Лилия Мавзютовалар – бүгенге көндә Казан дәүләт федераль университетының медицина институты студентлары.

Кызлар бер-берсенә бик охшаганнар. Кечкенә вакытларында аларны туганнары һәм дуслары аера алмаганнар. Балалар бакчасында, мәктәптә дә аларны гел бутаганнар. Кызлар бик актив булганнар. 4 яшьтән «Земляничка» ансамбленә биергә йөргәннәр. Биредә 10 яшькә кадәр бию белән шөгыльләнәләр. Аннары җырлый башлыйлар. Йөзергә дә яраталар. Медицина көллиятендә укыганда да яраткан шөгыльләрен ташламыйлар. Россия, халыкара бәйгеләрдә дә җиңү яулыйлар.  

Сәнгатькә гашыйк булсалар да, кызлар әниләре юлыннан китеп сәламәтлек саклау өлкәсен сайлаганнар. «Дәвалау факультетын тәмамлап, табиб булырга җыеналар. Кызларыбыз үстеләр. Хәзер төрлечә киенәләр. Бер-берсеннән аерырга җиңел», – ди әниләре, сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резидә Мавзютова.  

Сүз уңаеннан, бәйге турында тулырак монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев