Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Без-игезәкләр" бәйгесенең унынчы катнашучылары

Сезне Тукай районы Иске Абдул авылында яшәүче игезәкләр Илмир белән Илнур Габидуллиннар белән таныштырып үтәбез.

- Без икебез дә җырларга яратабыз. Кешеләргә шатлык китерүдән - тәм табып яшибез. Алга таба да бу өлкәдә эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз: хит җырлар яздырасы килә - шуны максат итеп күздә тотабыз. Моннан тыш игезәгем белән Иске Абдул авылында урнашкан Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгында тракторчы-механизаторлар булып эшлибез. Әле шунысы бар: күп кеше безгә бертөрле киенмәгез әле, аерып та булмый бит сезне диләр. Әмма без аерым киенеп йөрүне өнәп бетермибез. Кибетләргә чыкканда да бер үк төрле чалбар, футболка, аяк киемнәре, хәтта бейсболкага кадәр бертөрлене алабыз. Чын итеп әйтәм: кеше безне аермый, исемнәребезне дә бутап бетерәләр. Моңа бер дә кәеф китми, ә киресенчә, шатланабыз гына. Игезәгем белән бер генә аерма бар: минем колак артында миң бар. Ә Илнурда ул юк. Бары шул гына!  

Кечкенәдән үк бер-беребезгә "абый" дип эндәшәбез без. Шуңа авылда да, таныш-белешләр арасында да безне абыйлар дип атап йөртә башладылар, - дип сөйләде безгә 26 яшен тутырган авыл егете Илмир Габидуллин.    

Конкурс турында тулырак монда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев