"Без - игезәкләр" бәйгесенең 11нче катнашучылары
Яңалыклар тасмасы

"Без - игезәкләр" бәйгесенең 11нче катнашучылары

Сезне Ульяновск өлкәсе Новосспаское поселогында гомер итүче Эльвина һәм Элина Хәкимовалар белән таныштырып үтәбез.

16 яшьлек кызлар бик актив тормыш алып баралар.

- Мин косметолог буласым килә. Шул өлкәдә эшләргә хыялланам. Ә хәзерге вакытта исә маникюр һәм педикюр ясау белән шөгыльләнәм. Бу миңа бик ошый, - дип сөйли Эльвина. 

- Ә мин исә үземне эчке күлмәкләр модельеры-дизайнеры итеп күзаллыйм. Нәрсәдер тегәргә, чертежлар өстендә утырырга яратам, - дип яза безгә Элина. 

Кызларга алга таба уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә каласы килә. 

Конкурс турында тулырак монда укый аласыз.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев