Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Безгә кешедән артта калырга ярамый"

Моңа 2нче стоматология поликлиникасы дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә килеп инанырга мөмкин. 1974 елда ачылган поликлиника бүгенге көндә Татарстанда иң эре стоматология учреждениеләренең берсе. Ул Чаллы шәһәрендә әлеге тармакны алга таба үстерү өчен база булды. 1нче балалар һәм 3нче стоматология поликлиникалары, аның составыннан бүленеп, мөстәкыйльлек алдылар. 2007 елдан поликлиниканы ТРның атказанган табибы Флер Хөҗәт улы Солтанов җитәкли. Бүгенге көндә коллектив нинди мәсьәләләрне хәл итә?

Поликлиниканың медицина бүлеге баш табиб урынбасары Зөлфия Дамир кызы Сабурова белән шул турыда сөйләштек.

– Безнең төп вазыйфа – Чаллы шәһәрендә яшәүчеләргә стоматология ярдәме күрсәтү. Поликлиника аны мәҗбүри медицина иминияте (ОМС полисы буенча), ирекле медицина иминияте (ДМС) программасы кысаларында, шулай ук теркәлү һәм яшәү урынына карамастан, пациентларга түләүле хезмәтләр күрсәтә. РФ гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы буенча без республика территориясендә стоматология хезмәтләренең барлык төрләрен дә күрсәтәбез: кариесны һәм аның өзлегүләрен үзебезнең препаратларны кулланып дәвалыйбыз; пародонт авырулары булганнарга комплекслы дәвалау үткәрәбез; теләсә кайсы катлаулы тешләрне алабыз. Безнең поликлиниканың хезмәт күрсәтү зонасында 143 мең 700 кеше. Тәүлегенә 250шәр кешегә хезмәт күрсәтәбез. 

2нче стоматология поликлиникасында Кама аръягында бердәнбер кичектергесез стоматология ярдәме пункты бар. Ул Чаллы шәһәре һәм республиканың 16 районында яшәүчеләр өчен. Анда кискен теш сызлавы белән, ял һәм бәйрәм көннәре булуына карамастан, тәүлек буена мөрәҗәгать итәләр. 

– Халык арасында дәүләт стоматология сырхауханәләрендә материаллар һәм җиһазлар белән тәэмин итү шәхси сырхауханәләргә караганда начаррак дигән фикер дә бар. Бу шулаймы?

– Инде 27 ел эшлим, ә 2нче стоматология поликлиникасында 2002 елдан бирле. Бу медицина тармагының үсеше минем күз алдымда. Әлбәттә, квалификацияле стоматология ярдәме күрсәтү өчен катлаулы һәм кыйммәтле җиһазлар кирәк. Поликлиника мәнфәгатендә – пациентның канәгать калуы һәм безне башкаларга киңәш итүе. Шуңа күрә безгә кешедән артта калырга ярамый. Элек теш кителсә, җимерелсә, бер генә чыгу юлы бар иде – алдыру. Хәзер яңа материаллар һәм алдынгы технологияләр аларны саклап калырга мөмкинлек бирә. Заманча анестетиклар ярдәмендә тешләрне авыртусыз, куркынычсыз дәвалыйлар. Стоматология материалларын анестезия препаратларыннан алып теш ямау материалларының составларына кадәр сайларга мөмкин.

– Заманча җиһазлардан файдалану өчен квалификацияле кадрлар да кирәк.

– Әлбәттә. Дәрәҗәбезне күрсәтү өчен шундый мәгълүмат китерә алам: безнең коллективта 149 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 42. Барлык табиблар һәм шәфкать туташлары сертификатка яки аккредитация таныклыгына ия. Табибларның өчтән бер өлеше һәм шәфкать туташларының яртысы – югары квалификацияле. Безнең сырхауханәдә конференцияләр, Казан дәүләт медицина университеты һәм академиясе белгечләренең укыту семинарлары уза. Анда үзебезнең табиблар гына түгел, республиканың якын-тирә шәһәрләреннән дә катнашалар. Моннан тыш, табиблар үзләре дә төрле семинарларга, күргәзмәләргә йөриләр, һөнәрләрен камилләштереп торалар. Ел саен ашыгыч медицина ярдәме станциясе базасында поликлиника хезмәткәрләре ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар уза. Яшьләрнең килүе дә сөендерә. Соңгы ике елда гына эшкә 10 яшь табибны кабул иттек. Безнең коллективта аларга карата дустанә мөнәсәбәт. Барысы да аларга ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга әзер. 2нче стоматология поликлиникасында 28 ел бүлек мөдире вазыйфасын башкарган Вера Владимировна Иванюшина исемендәге премия гамәлдә. Бу шәһәрдә табиб исеме белән йөртелгән бердәнбер премия. Ул ел йомгаклары буенча поликлиникабызның иң яхшы табибына һәм шәфкать туташына бирелә. Безнең табиблар шулай ук «Елның иң яхшы табибы» һөнәри осталык бәйгесендә катнашалар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 2нче стоматология бүлеге мөдире Ольга Евгеньевна Егорова лауреат булды. «2021 елның иң яхшы стоматологы» номинациясендә 1нче стоматология бүлеге мөдире Татьяна Юрьевна Шилкина җиңде. Быел ул «Ак чәчәкләр» республика бәйгесендә катнашачак. 

– Сер түгел, күп кешеләр поликлиникага өйрәнелгән табибларга киләләр. Сездә дә андыйлар бармы?

– Андыйлар күп. Поликлиникада тулы бер династия табиблар бар. Стоматолог-терапевт Әлфия Фаяз кызы Шәрипованың кызы Ильмира Мидхәт кызы Латыйпова белән кияве Радик Минеәскәт улы Латыйпов – шундыйлардан. Рафаэль Сабирҗан улы Сафиуллинның да уллары – Марат һәм Динар – әтисе эзеннән киттеләр. Алар хезмәт юлларын безнең поликлиникада башлады. Берничә дистә ел эшләгән үз аксакалларыбыз, тәҗрибәле табибларыбыз бар: стоматолог-хирург Михаил Михайлович Грицков, стоматолог-терапевтлар Ләлә Заһит кызы Гамирова, Сәрия Таһир кызы Шәрипова, Зөлфия Гарифулла кызы Мәрдәмшина. Осталыклары, пациентларга карата ихтирамлы, хезмәттәшләренә һәрчак ярдәм итәргә әзер булулары – безнең барыбызга да үрнәк.

Илиса ГАНЕЕВА әңгәмәсе

Алинә Баһаветдинова тәрҗемәсе

Фотода: Табиб-стоматолог терапевт Рафаэль Сафиуллин, баш табибның медицина буенча урынбасары Зөлфия Сабурова, түләүле хезмәтләр бүлеге башлыгы Алина Галимова, табиб-стоматолог терапевт Ильяс Бәдертдинов, поликлиниканың баш табибы Флер Солтанов, шәфкать туташы Рита Әхкыямова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев