Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең кызлар сынатмый

Ярышларда иң күп призлы урыннарны Татарстан спортчылары яулады. 15-18 яшьлек хатын-кызлар һәм ирләр арасында “Дельфин” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр җиңүче булдылар.

Шәһәребездә синхрон йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

“Дельфин” Олимпия резеревлары спорт мәктәбе йөзәргә яраткан спортчыларны үзенә җыйды. Чемпионатта Пермь крае, Сары тау, Түбән Новгород, Ырынбур өлкәләре, Башкортостан, Марий Эль, Удмуртия һәм Татарстаннан 7-22 яшьлек 250 спортчы катнашты.

Ярышларда 226 комплект медаль уйнатылды. Синхрон йөзү буенча чемпионат Роспотребнадзорның катгый  күзәтчелеге астында үтте. Ярышлар тамашачыларсыз узды. Биредә социаль дистанция, битлек режимы сакланды. Спортчыларны ярышларга сәламәтлекләре турындагы медицина  документлары буенча керттеләр. Ярышларның кагыйдәләре буенча алар коронавируска тест үтәргә тиеш иделәр.

Ярышларда иң күп призлы урыннарны Татарстан спортчылары яулады. 15-18 яшьлек хатын-кызлар һәм ирләр арасында “Дельфин” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр җиңүче булдылар. 13-15 яшьлекләр арасында катнаш дуэтларда Түбән Новгород спортчылары уңышка иреште. Программаның калган төрләрендә дә “Дельфин” спортчыларнына тиңнәр булмады. Комби һәм соло буенча Казан  спортчылары җиңде. “Дельфин” спортчылары Милана Кичаева белән Анастасия Рябцеваның чыгышы да казыйларның югары бәясен алды. 

Спортның әлеге бик матур төре буенча чемпионатта Чаллы кызы Валерия Попова иң күп бүләккә лаек булды. Ул 12 алтын, 6  көмеш, 2 бронза медаль яулады. Шәһәребезнең спорт тарихын ”КАМАЗ-Мастер” командасы гына түгел, синхорон йөзүчеләре дә бизи башлады. Йөзүчеләребез киләчәктә дә җанатарларын җиңүләре белән шатландырсыннар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев