Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда Чаллының кайсы йорт ишегаллары төзекләндереләчәк?

Киләсе елда Чаллының кайсы йорт ишегаллары төзекләндереләчәк? Чаллыда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында тәртипкә китереләчәк йортлар исемлеге билгеле. Шул уңайдан йортта яшәүчеләр белән очрашулар башланып китте. Биредә төзүчеләр халыкны яңартылачак ишегалды проекты белән якынрак таныштыра: аның схемасын тәкъдим итә, башкарылачак эшләр турында сөйли, эш графигын билгели. Биредә фикер алышу мөмкинлеге дә бар. Халык белән мондый төр очрашулар кимендә 3 тапкыр булачак. Беренчесе көз ахырына кадәр дәвам итәчәк. Очрашуларга килә алмаган шәһәрдәшләр ишегалдын төзекләндерүгә кагылышлы сорауларын һәм теләкләрен идарә итү компаниясе, йорт өчен җаваплы кеше яисә күршеләре аша җиткерә ала. Очрашулар башланганчы идарә итү компанияләре 10 көн алдан подъездларга белдерүләр эләргә тиеш.

Чаллыда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында тәртипкә китереләчәк йортлар исемлеге билгеле. Шул уңайдан йортта яшәүчеләр белән очрашулар башланып китте. Биредә төзүчеләр халыкны яңартылачак ишегалды проекты белән якынрак таныштыра: аның схемасын тәкъдим итә, башкарылачак эшләр турында сөйли, эш графигын билгели. Биредә фикер алышу мөмкинлеге дә бар.  
Халык белән мондый төр очрашулар кимендә 3 тапкыр булачак. Беренчесе көз ахырына кадәр дәвам итәчәк.  
Очрашуларга килә алмаган шәһәрдәшләр ишегалдын төзекләндерүгә кагылышлы сорауларын һәм теләкләрен идарә итү компаниясе, йорт өчен җаваплы кеше яисә күршеләре аша җиткерә ала. 
Очрашулар башланганчы идарә итү компанияләре 10 көн алдан подъездларга белдерүләр эләргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш төзекләндерү