Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда Иван Купала бәйрәме оештырыла

Бүген, 10 июль көнне, 18:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда Иван Купала – борынгы заманнарда җәйге кояш торгынлыгына туры килгән славян бәйрәме оештырылачак.

Чараны шәһәрнең "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Чаллыда яшәп, иҗат итүче украина диаспорасы үткәрәчәк.
Кунакларны күпсанлы йолалар һәм ритуаллар, җырлар һәм әйлән-бәйләннәр, конкурслар һәм викториналар көтә. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының фольклор коллективлары: «Кудерышки» халык ансамбле (Казан шәһәре), «Водограй» халык ансамбле (Бөгелмә шәһәре), «Вербиченька» украин ансамбле (Түбән Кама шәһәре), Чаллы шәһәре халык ансамбле һәм Татарстан Республикасының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 
Матур итеп бизәлгән мәйданда декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре булган сәүдә рәтләре дә җәеләчәк. Теләкләре булганнар мунча себеркесе һәм су коену венокларын үрү буенча мастер-классларда катнаша алачак. 
Искәртеп үтәбез, 2007 елдан ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Иван Купала" бәйрәменә рәсми рәвештә статус бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм