Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда Пушкин көнен билгеләп үтәчәкләр

Россиядә Пушкин көннәре һәм Рус теле көне кысаларында шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе яны мәйданчыгында «Шәһәрдә Пушкин» дип исемләнгән акция оештырыла. Чара бүген, 4 июньдә, сәгать 10да үтә.

Бәйрәм буена «Пушкин вакыты геройлары» дип исемләнгән фотоурын да эшлиячәк, монда теләге булган һәркем 19 гасырның беренче яртысы өс киемнәре белән фотога төшә алачак. Үзегезне романтик җанлы Татьяны Ларина, я булмаса Евгений Онегин итеп хис итә алачаксыз. Моннан тыш бәйрәмдә уен мәйданчыклары да булачак: «Пушкинның әкияти дөньясы», «Пушкин әкиятләре утравы», «Әкияти калейдоскоп», «Сихри Пушкин илендә» дип исемләнгән интерактив күргәзмә дә оештырылачак. 
Чара барышында теләгәннәр «Пушкин открыткасы» исеме астында скрапбукинг техникасында махсус мастер-класста да катнаша алачак. Шулай ук бәйрәмдә асфальтка рәсем ясау бәйгесе дә үтәчәк. Балаларга Пушкин әкиятләре геройларын ясарга тәкъдим ителәчәк. Ачык микрофон алдында шәһәребезнең язучылары чыгыш ясыячак, алар бөек рус классигы әсәрләрен укыячак.
Бәйрәмгә рәхим итегез!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәймәм чаллы