Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллының 10нчы комплекс тирәсендә онытылмаслык җәй бәйрәме үтте

Бүген кич “Огниво” балалар үзәге янында 10нчы комплексның 6 балалар бакчасы һәм 2 мәктәбе катнашында матур бәйрәм үтте. Чара шул комплексның ТИҮ рәисе Вера Захарова башлангычы белән Балаларны яклау көненә багышлап уздырылды.

   “Комплексыбыз тирәсендә булган балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар бер-берсен белсеннәр, дустанә мөнәсәбәттә булсыннар дип, шундый бәйрәм оештырырга булдык”, – дип искәртеп китте Вера Николаевна.
  Чарада мәктәп һәм балалар бакчалары актив яшүсмерләре, “Огниво”да шөгыльләнүчеләр матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук балаларга аквагрим да тәкъдим ителде. Теләүчеләр кулларына, битләренә теләгән рәсемнәр ясата алды. Моннан тыш балалар асфальтка рәсем ясау, рәсемнәр буяу мәйданчыкларында да актив катнаштылар. Шулай ук һәрбер балага иганәчеләр ярдәме белән алынган 250 данә туңдырма һәм 200 данә шар да бушка таратылды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ярышлар