Фаҗига чит ил машинасының каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыкты.
Татарстанның Зәй районында коточкыч юл-транпорт һәлакәте булды. Нәтиҗәдә 26 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, авария кичә Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 42 нче километрында булган.
Якынча мәгълүматлар буенча BMW автомобиле йөртүчесе тыелган зонада каршы як полосага чыккан. Нәтиҗәдә чит ил машинасы «КамАЗ» белән бәрелешкән, шуннан соң йөк машинасы артыннан килгән Toyota RAV4 һәм Toyota Land Cruiser автомобильләренә бәрелгән.
Нәтиҗәдә BMW пассажиры һәлак булды, машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алып хастаханәгә озатылды.
Фотолар ТР ГАИсеннән алынды.
Нет комментариев