Ул VI Бөтендөнья кочевниклар уеннарында катнашты.
Чаллы спортчысы Ранис Гыйләҗетдинов Бишкәктә узучы VI Бөтендөнья кочевниклар уеннарында Алыш көрәше (классик стиль) буенча абсолют авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңүче булды. Атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы исемен алты тапкыр яулаган Ранис Россия җыелма командасы копилкасына алтын медаль өстәде.
Якташыбыз беренче турда Кытай көрәшчесен 6:0 исәбе белән җиңде. Икенче раундта 160 килограммлы Иран спортчысын отты. Ярымфиналда 190 килограммлы Болгария пәһлеваныннан өстен чыкты. Финалда Молдова батыры белән очрашып, аны да җиңеп чыкты. Чемпионны атказанган тренер, Россиянең атказанган тренеры Илнур Хәйбуллин әзерли.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды
Нет комментариев