Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген үк армиягә җибәрерлек

23 февраль якынлашкан саен, шәһәребездә генә түгел, ә барлык Россиядә патриотик рух хөкем сөрә башлый. Рәсми рәвештә «Ватанны саклаучылар көне» дип аталган әлеге бәйрәм, туган җиребезне саклап яу кырларында ятып калган, армия сафларында хезмәт итеп кайткан ир-егетләргә карата хөрмәт көне, безнең алар алдында зур бурычыбыз булуын тагын бер тапкыр искәртә...

Ничек кенә булмасын, мәктәп елларыннан ук килгән тагын бер күркәм гадәт бар безнең халыкта. «Ватанны саклаучылар» дип әйтсәк тә, классташ егетләрне, дусларны, гомумән, барлык ир-егетләрне котлыйбыз бу көнне. Бу да, үзенә күрә, тәрбия бирүнең мөһим бер тармагыдыр.

Шәһәребез мәктәпләре дә әлеге матур гореф-гадәтләрдән читтә калмый. Мәсәлән, 28 нче мәктәп әлеге бәйрәмгә әзерлекне күптән башлаганнар "Дөресен генә әйткәндә, балаларда патриотик рух, ир-егетләрчә тәрбияне без ел әйләнәсенә бирергә тырышабыз. Бер көн белән генә ерак китеп булмый. Беренчедән, егетләр, мәктәптә генә укуларына карамастан, бу бәйрәмгә лаек икәннәрен үзләре үк сизсеннәр дибез, чөнки, алар бит илебезнең киләчәге. Икенчедән, яшь буынга бераз кырыс та, гадел дә тәрбия бирмичә булмый", - ди 28 нче мәктәп директоры Әхмәтҗанов Илдар Гарифҗанович.
Гадәттә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә, башка бәйрәмнәр шикелле үк, 23 ен уен-көлкеле, җыр-биюле итеп ясарга күнеккән без. Аларга бәйрәм маршлары да кушыла башлады, ягъни, мәктәп укучыларын стройда хәрбиләрчә атларга өйрәтәләр.

28 нче мәктәп тә читтә калмады бу күркәм гадәттән. Укучылар, солдатлардан бердә кимен куймыйча патриотик җырлар сузып марш атлады. Әйе, араларында кызлар да бар иде, бар гына да түгел, ә кайбер командаларның әйдаманнары да иде алар. Тавышлары, команда бирүләре белән егетләрдән бер генә дә калышмадылар. Әлеге чараның биремнәре дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт иде.

Яшьләрнең әзерлекләрен күрергә, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга, 27 нче комплексның ветераннар советы рәисе Мифтахов Алмаз Шәйхетдинович та килгән иде. "Сугыш ише афәтләрне телевизор экраннарыннан гына күреп үскән егетләр арасында "Армиягә нигә барырга инде, бездән башка саклаучылар юк мени? Кемнән сакларга соң аны?" кебек сүзләрне дә ишетергә туры килде. Бүген илебез тыныч, шөкер. Шулай да, ир-егетләргә кечкедән патриотик тәрбия бирү кирәк, әлеге ярышлар үткәрү туган илне сакларга китүче ир-егетләребез өчен менә дигән әзерлек", - диде Алмаз Шәйхетдинович.

Чарада катнашкан 7-8 сыйныф укучылары остазларының да, ветераннарның да өметләрен акладылар. Һәр биремне алар җиренә җиткереп үтәделәр. "Катюша", "У солдата выходной" кебек җырларны да чын солдатларча башкарды яшьләр.

"Өметленең өмете күзеннән күренә" дигән әйтем бар халыкта. 28 нче мәктәп укучыларын бүгеннән үк армиягә җибәрсәң дә, сынатырлык түгелләр! Киләчәктә дә яшьләребезнең дәрт-дәрманы сүрелмәсен, лаеклы шәхесләр булып илебезгә хезмәт итсеннәр.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев