«Бигеш» аэропортында намаз бүлмәсе ачылды
Яңалыклар тасмасы

«Бигеш» аэропортында намаз бүлмәсе ачылды

Анда бар уңайлыклар да булдырылган.

Түбән Каманың «Бигеш» аэропортында намаз бүлмәсе ачылды. Ул пассажирлар өчен уңайлы, тыныч, җылы урында урнашкан. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.  Хатын-кызлар өчен намаз уку урыны пәрдә белән бүленгән. Бүлмәдә кыйбла юнәлеше билгеләнгән, келәмнәр җәелгән, дини әдәбият урын алган.  Бүлмәдән ерак түгел генә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәт алу урыны да бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев