Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропортыннан яңа рейслар ачыла

Бүгенге көнгә һава аланы 600 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән.

Николай Лемаев исемендәге Бигеш аэропорты 2024 елга очыш планы белән уртаклашты. Һава аланы белгечләре сүзләренә караганда, 6 гыйнвардан Яңа Уренгой каласына янә самолетлар оча башлаячак. Моннан тыш, Жуковский исемендәге Мәскәү аэропортына да яңа рейслар булдыру күздә тотыла. 

Апрельдән исә Бигештән Бакуга да очып булачак. Май аеннан Төркиянең Анталья каласына да чартер рейслар оештырырга исәп тоталар. 

Агымдагы елның 11 аена инде аэропорт 607 556 пассажирга хезмәт күрсәткән. Декабрь ахырына аларның саны 700 меңгә тулыр дип көтелә. Бу узган ел белән чагыштырганда 7 % ка артык. 

Сүз уңаеннан, бүген 25 декабрьдә һава аланы оешуга 52 тулды.

фото: https://kamaz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы