Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрь Хәсән Туфанның архивында тарихи шигырь табылган

Һади Такташның моңарчы беркайда басылмаган «Трактор» шигыре табылган.Татарстан Милли музеенда татар шагыйре Һади Такташның «Трактор» дип исемләнгән, моңарчы бернинди җыентыкларда да чыкмаган шигыре табылган

«Безнең фондта Һади Такташның берничә шигыре бар. Алар Хәсән Туфанның архивында саклана. Хәсән Туфан белән Һади Такташ якын дуслар булган. Шул нөсхәләр арасында Һади Такташның „Трактор“ дигән шигыре килеп чыкты. Ул Октябрь инкыйлабының унөченче елына багышлап язылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли музейның Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин.

Бүлек мөдире әйтүенчә, кулъязмадагы язу стиле Хәсән Туфанныкы түгел. «Без бу шигырьне Һади Такташ үзе язган дип уйлыйбыз. Әлегә бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр үткәрәбез. Төгәл җавап әйтә алмыйбыз. Шигырьне кириллица графикасына күчерүгә әзерләнәбез. Ихтимал, басылып чыгар», — диде ул.

Айрат Заһидуллин шигырь язылган кәгазьдә Татарстан радиокомитетының мөһере торуын әйтте. Ә шагыйрь Хәсән Туфан 1930 елларда радиода эшләгән булган. «Безнең фаразлавыбызча, бу шигырь радиода яңгыраган булырга тиеш. Әмма бу шигырь беркайда да басылмаган дип уйлыйбыз, әйдәп баручы фәнни хезмәткәребез Ильяс Мөстәкыймов эзләнгәндә шигырьнең басма вариантын тапмавын әйтте», — диде мөдир.

Айрат Заһидуллин бу хакта Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан Саранскида узган онлайн төбәкара конференциядә дә телгә алган. Ул бу чарада Милли музей китапханәсендә сакланган материаллар турында да сөйләгән әйтте. Конференциядә «Җир уллары трагедиясе», «Давылдан соң», «Һади Такташ шигырьләре» җыентыгы, «Мәхәббәт тәүбәсе яки Зөбәйдәнең наборщикка булган гыйшкы», «Караборынның дусты» китаплары күрсәтелгән.

Милли музейда Такташның 1923 — 1928 елларда чыккан алты китабы саклана. Алар шагыйрь үзе исән вакытта гарәп язуында басылган.

Һади Такташның басылып чыкмаган «Трактор» шигыренең беренче ике куплетын тәкъдим итәбез:

Трактор

Без — авылның эшчәннәре,

Партия артыннан барабыз.

Октябрьнең унөч елын

Җырлап каршы алабыз.

«Ух» киләләр, «уф» дияләр,

Кулак, мещан муллалар.

«Уф» дисә дә, «ух» дисә дә,

Чәнчелеп китсен алар. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X