Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биш яки аннан да күбрәк баласы булганнарга фатир бирәләр

Торак мәйданы алу өчен күп балалы гаиләнең җирле үзидарә органы тарафыннан фатирга мохтаҗ дип табылуы мөһим.

Быел дәүләт Татарстандагы күп балалы 25 гаиләне фатир белән тәэмин итәчәк. Алар барлыгы 42 фатир алачак, дип хәбәр итә республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте.

«Күп балалы гаиләләр – безнең өчен үрнәк», - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов өй туйларын билгеләп үтүчеләр белән очрашу вакытында.

2006-2021 елларда Дәүләт торак фонды күп балалы 539 гаиләне торак белән тәэмин иткән. Аларның кайберләре берьюлы берничә фатир алган. Тулаем алганда, гаиләләргә яшәү өчен тулысынча әзер 720 торак мәйданы тапшырылган.

Әлеге программада биш яки аннан күбрәк баласы булган, әти-әниләре белән яшәүче гаиләләр катнаша ала. Торак мәйданы алу өчен күп балалы гаиләнең җирле үзидарә органы тарафыннан фатирга мохтаҗ дип табылуы, шулай ук торак сертификаты алуга дәгъвачылар исемлегенә кертү турындагы Программаның дәүләт заказчысы карары кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация