Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджет акчалары кая китә?

20 млн сум акча хәрбиләрнең балаларын балалар бакчасына йөртүгә бүлеп биреләчәк.

Чаллы Шәһәр Советы Депутатлары 2022 елның 1 январенә бюджетта калган акчаларны нинди максатларга сарыф ителәсен бертавыштан хупладылар. Аның күп өлеше махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чараларына тотылачак. 12 млн сум акча аз керемле гаиләләрдә, муниципаль оешмаларда эшләүчеләрнең һәм мобилизацияләнүчеләрнең балаларына Яңа ел бәйрәмнәре оештыруга һәм бүләкләр алуга юнәлтеләчәк.

20 млн сум акча хәрбиләрнең балаларын балалар бакчасына түләүсез йөртү өчен бүлеп биреләчәк. «Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен җитди чыгымнардан азат итәбез. Төп тукландыручылары Ватанны сакларга махсус хәрби операциягә китте. Без аларның гаиләләрен ташламаска тиеш. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзләреннән китүчеләргә ай саен 50 мең сум түли. Автогигант үрнәгендә хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм  итү оештырылачак. Бер яктан аларга шәһәр бюджеты, икенче яктан предприятие һәм оешма булышырга тиеш. Безнең бурыч – аларга мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итү»,  – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Моннан тыш, 10 млн сум акча - 62нче мәктәпкә һәм «Мастеровые» рус драма театрына, 3 млн сум акча муниципаль-хокукый актларны бастыру өчен басма матбугат чараларына биреләчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер бюджет