Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бизәкләр” сокландырды

Шушы көннәрдә Чаллыда тагын бер балалар бакчасы ачылды. "Бизәкләр" - "Мозаика" дип атала ул. ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында яңа төзелгән бу бинаның тышкы бизәлеше үк бакчаның исеменә туры китереп эшләнгән. Хәер, "бизәкләр" сүзе биредә тәрбияләнәчәк 300дән артык сабыйга ныграк та туры киләдер, чөнки биредә иң матур бизәкләр - алар. Үткән...

Шушы көннәрдә Чаллыда тагын бер балалар бакчасы ачылды. "Бизәкләр" - "Мозаика" дип атала ул.

ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында яңа төзелгән бу бинаның тышкы бизәлеше үк бакчаның исеменә туры китереп эшләнгән. Хәер, "бизәкләр" сүзе биредә тәрбияләнәчәк 300дән артык сабыйга ныграк та туры киләдер, чөнки биредә иң матур бизәкләр - алар.

Үткән атнада файдалануга тапшырылган 112нче балалар бакчасы шәһәрдә быел ачылган бакчаларның алтынчысы. Июнь аенда кечкенә чаллылылар өчен 1270 урынлык биш бакча сафка кертелгән иде инде.

"Бистә уртасындагы 30 елга якын буш торган җирдә республика ярдәме белән кечкенә шәһәрдәшләребез өчен тагын бер уңайлы һәм якты балалар бакчасы төзелде. 2014 ел безнең өчен - уникаль ел. Шәһәр үсешенә югарыгы бюджетлардан 5 млрд сум акча бүленде. Җәен без беренче тапкыр бер көнне биш балалар бакчасы ачтык. Бүгенге көнгә 28 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнә", - диде бакча ачу тантанасына килгән шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев. Тиз һәм сыйфатлы эшләре өчен ул төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Бинаны үткән елның декабрендә төзи башлаганнар иде. Биредә эшләрнең гомуми бәясе 115 млн сумга төште. Яңа бакчада төркем бүлмәләренә заманча җиһазлар урнаштырылган. Балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: уен бүлмәләре иркен, спорт, интерактив җиһазлар урнаштырылган. Бакчада бассейн да бар.

"Бизәкләр"дә 13 төркем ачыла, шуларның өчесе татар төлендә тәрбия алып барачак. Аларга 2-3, 3-4, 4-5 яшьлек милләттәшләребез йөриячәк.

Быел сафка кертү планлаштырылган тагын ике балалар бакчасында да эшләр ахырына якынлашып килә. 113нче бакча тантаналы төстә 23 сентябрьдә ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев