Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәлага таручылар белән очрашу

26 октябрьдә шәһәр хакимияте җитәкчеләре газ шартлаудан зыян күргән 48/20 йортының 10, 11, 12 подъездларында яшәүчеләр белән очраштылар.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев әйтүенчә, йорт территориясендә Тикшерү комитеты белгечләре эшли, шуңа күрә йортка инструменталь-техник бәяләү үткәрелмәгән әле. Күзәтчелек органнары эшләрен тәмамлагач, төзүчеләр һәм экспертлар йортның торышын техник тикшерүгә керешәчәкләр. Фатирларга чит кешеләр кермәсен өчен, йорт полиция һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан саклана. Илья Зуев йортта яшәүчеләргә милекнең исемлеген төзү яки шартлаудан (мәсәлән, йорт янында калдырылган автомобильләр) килгән зыянны бәяләү йомышы белән мөрәҗәгать итте. «Сорауларыгыз булса, кайнар линия телефонына (8-927-450-35-25) мөрәҗәгать итегез», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X