Блогер Марсилә бер айдан соң уллары белән очрашты
Бала тапкач ул сәламәтлеге начарлану сәбәпле, хастаханәдә дәваланды.
Баянчы һәм автор башкаручы Илфир Искәндәров белән алып баручы Марсилә гаиләсендә икенче малай туды. Тик сабыйны бала тудыру йортыннан әнисеннән башка гына чыгардылар. Сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булу сәбәпле, Марсилә хастаханәдә калды. Кечкенә улларын әтисе, әбиләре карады.
Шушы көннәрдә Искәндәровларның зур малае чәчәкләр тотып, әнисе янына хастаханәгә килде. Улы белән бер айдан соң күрешү мизгелләрен Марсилә социаль челтәрләргә куйды.
«Бала тудыру йортына киткәнче, 1 атна алдан Радэль авылга кайтып китте. Ничек елап калганымны хәтерлисезме? Аны күрмәгәнемә ай ярымдыр инде. Шулхәтле үскән, шундый үзгәргән, мең дә бер сорау бирә. «Әни, нишләп кайтмыйсың? Синең курткаң кая? Бу больница синекеме? Врач апай «какай», сине кайтармый. Мин сиңа курткаңны да алып киләм. Бәбәй еламый, әни, син дә елама. Әти-и, әни нигә елый?», «Үз балаларыбызны үзебез үстерсәк иде, Аллаһым», – дип яза Марсилә.
5 февральдә ул, ниһаять, уллары Эмиль, Радэль һәм яраткан ире Илфир янына кайтты. Аны әти-әниләре, туганнары каршы алды.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев