Бөгелмә театры директоры СИЗОдан чыгарыла
Яңалыклар тасмасы

Бөгелмә театры директоры СИЗОдан чыгарыла

Бу хакта ТР Югары судында билгеле булды.

Бөгелмә драма театрының элеккеге директоры Эльвира Сибгатуллина-Челик СИЗОдан чыгарыла. Ул мошенниклыкта шикләнелеп кулга алынган иде.

Аны өй арестына җибәрәләр. Бу хакта Югары суд утырышында билгеле булды. Бүген анда арестка апелляция каралды. 

Утырыш барышында элеккеге директорга бирелгән уңай бәяләмәләр судка тапшырылды. Аларны танылган актерлар Сергей Безруков белән Евгений Миронов язган.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәдәният театр мошенниклык суд хөкем

Нет комментариев