Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Болгар радиосы" премиясе серләре: Илсөянең күлмәге күпме тора, өч ноталы җырларны кем коткара?

Татар эстрадасында фестивальләр артып тора һәм һәркайсының үз юнәлеше, форматы бар. Ләкин анда да, монда да нигездә бер үк җырчылар катнаша. Әйтик, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Татар җыры"нда катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Илсөя шулай ук "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да булачак икән. "Миңа брендлы күлмәкләр...

Татар эстрадасында фестивальләр артып тора һәм һәркайсының үз юнәлеше, форматы бар. Ләкин анда да, монда да нигездә бер үк җырчылар катнаша. Әйтик, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Татар җыры"нда катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Илсөя шулай ук "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да булачак икән.

"Миңа брендлы күлмәкләр кирәкми"

"Илсөяр Ихсанова сүзләре, Айдар Тимербаев көенә язылган "Соңардың шул, яңгыр" җырын башкарырга җыенам. Номинациямне белмим. Башта "син беренчеләр рәтендә барасың", аннан соң "син катнашасың", - дип шалтыраттылар. Ике премиягә дә әзерләнәм. Берсенә - ак, икенчесенә кара күлмәк тектерәм. Безнең халыкның менталитетын белгән кеше буларак, бәяләрен әйтмим. Кемгәдер ул бик кыйммәт, кемгәдер арзан булып тоелырга мөмкин. Брендлы күлмәк түгел, билгеле. Миңа брендлы күлмәкләр кирәкми, мин үзем бренд", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.

Премиягә ия булачак җырларны "Болгар радиосы" тыңлаучылары соравы буенча сайлаганнар. "Мин бу җырларның, чынлап та, халык тарафыннан сайлануына ышанам. Әлеге премия милли, үзебезчә булуы белән аерылып тора. Радиода да өйдәге кебек җылы, рәхәт. Бу радионың җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә дә бәйле", - дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

"Өч нотадан хит ясый!"

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Болгар радиосы" милли премиясенә багышланган матбугат конференциясе оештырылды. Быелгы премиянең үзенчәлеге шунда - биредә "Иң яхшы аранжировщик», «Иң яхшы шагыйрь», "Иң яхшы композитор" кебек яңа номинацияләр бар. Иң яхшы аранжировщик исеменә Марат Мухин дәгъва кыла. Милли премия тапшыру тантанасын алып баручы Илфар Кәримов сүзләренчә, "Болгар радиосы"нда иң еш сорала торган җырларның аранжировкаларын нигездә нәкъ менә Марат Мухин язган. "Быел Маратка көндәшләр булмады. Ләкин бездә көчле аранжировщиклар күп, киләчәктә алар да премия лауреатлары булыр дип өметләнәбез", - диде Илфар Кәримов.

"Гадәттә, музыкаль чараларда җыр авторларын гына телгә алалар. Аранжировщик һөнәре һәрвакыт күләгәдә кала. Шуңа күрә бу премиянең лауреаты булу минем өчен бик мөһим. Аранжировка ул җырдан хит ясый, яисә, киресенчә, аны юк итә", - диде Марат Мухин.

"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясенә дәгъва кылучы Венера Ганиева да аранжировщикларга зур игътибар бирергә кирәк дип саный. «Марат Мухинга бер елга алдан язылалар, чөнки ул 3 нотадан чын хит иҗат итәргә сәләтле. Ул безнең республика иң-иңнәрдән санала. Кызганычка каршы, бездә аранжировщикларны әзерләүче мәктәп юк", - дип белдерде Венера Ганиева. Ул концертта үзенең шәкерте белән дуэт башкарачак. "Мин хәзер үзем өчен түгел, шәкертләрем өчен сөенәм. Быел минем иҗатыма - 35, кафедрага 20 ел тула", - ди халык артисты.

Артистларның киеме ничә сумга төшә?

"Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясендә катнашучылар барлыгы 35 номинациядә бүләкләнәчәк. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Наилә Хәйдәрова сүзләренчә, иң өлкән номинант - Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева. Хәмдүнә ханым быел "Легендар җырчы" исеменә лаек булачак. Һәр җырчыга "Алтын йолдыз" сыны тапшырылыр дип көтелә.

Илназ Баһ исә милли премияне тапшыру тантанасында беренче тапкыр катнашачак. "Номинациядәге көндәшләремнең кемнәр икәнен ишеттем. Ләкин исемнәрен әйтмим, бәлки алар булмас? Монда бит соңгы көнгә кадәр тамашачы сайлый. Беренче тапкыр катнашам, соңгысы булмасын иде. Аллага шөкер, юбилеена булса да эләктем", - диде Илназ.

Тантананың алып баручылары - "Болгар радиосы" ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов, Гөлназ Фәйзрахманова, Илфак Хафизов. Аларның киемнәрен дизайнер Наҗия Галимова әзерли. Сүз уңаеннан, премия тапшыру тантанасында катнашачак артистларның ничә сумга күлмәк тектерүе, гомумән, чараның күпмегә төшүе сер булып калды. Аның каравы, билетларның бәяләре мәгълүм: 800-2500 сум.

"Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 9 декабрьдә Казанның "Пирамида" концертлар залында узачак.

http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/bolgar-radiosy-premiyase-serl-re-ils-yane-k-lm-ge-k-pme-tora-ch-notaly-yrlarny-kem-kotkara/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X