Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөтен авыл халкы елады: янып үлгән әниле-кызны соңгы юлга озаттылар

«Янгында туганнарыбыз Ландыш Хәсәнова белән аның 2013 елгы кызы Ясминәбез вафат булды», - ди танылган мәдәният хезмәткәре.

"Шәһри Чаллы"дан "Пятачок" кичәсен дустыбыз  Резидә Ганиева алып бара алмады. 

"Кызганыч, бу юлы "Пятачок"та була алмадым шул. Азнакай районы Чалпы авылында янгында туганнарыбыз Ландыш Хәсәнова белән аның 2013 елгы кызы  Ясминәбез вафат булды. Кичә аларны соңгы юлга озаттык. Бик авыр хәл", - дип сөйләде шәһәрнең танылган журналисты Резида Ганиева. 

Йоклап ятканда, йорт эчендә янгын чыга. Кислород җитмәү сәбәпле, ут күтәрелеп китми. Янгын булганын авылдашлар сизми дә кала. Фаҗига турында монда язып чыктык. 

"Туганнарыбыз сөрем газына агуланып үлгәннәр, Ясминәбезнең аяклары да пешкән. Сабыйның үлемен Чалпы халкы бик авыр кичерде. Бөтен авыл халкы елады. Ясминә якты йолдыз булып мәңге истә калачак. Ул мәдәният йортында очып-очып җырлый, бии иде. Дуслары белән канатланып төрле түгәкәрләргә йөрде. Азалия дә бик акыллы (ред. Азалия - зур кызлары. Тумыштан ишетми. Фаҗига булганда Бөгелмә интернатында булган). Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын", – ди Чалпы авылы мәдәният йорты директоры Фәнзирә Арсланова.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын фаҗига үлем-китем