Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бозым» калган, алтыннары очкан

Чаллыда көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә. Аннары ул кызда бозым барлыгын әйтә. Якындагы бер подъездга алып кереп, берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә куша. Студент кыз алтыннарын бирә һәм подъездда басып кала. Ә мошенник ханым йоланы төгәлләү өчен дип...

Чаллыда көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә.

Аннары ул кызда бозым барлыгын әйтә. Якындагы бер подъездга алып кереп, берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә куша. Студент кыз алтыннарын бирә һәм подъездда басып кала. Ә мошенник ханым йоланы төгәлләү өчен дип урамга чыгып китә. Шунда кыз үзен алдарга маташуларын абайлап ала һәм урамга ташлана. Әмма «Бозымнан» арындыручы вакыйга урыныннан качарга өлгерә.

Кыз ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре бара. Кызга 15 мең сум зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев