Чаллы табибларын Израильгә җибәрделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибларын Израильгә җибәрделәр

Ел саен үткәрелә торган «Ел табибы — Ак чәчәкләр» республика конкурсы финалистлары Израильдә югары дәрәҗәдәге клиникаларда стажировка үтәләр.

«Стажировка үтүчеләр арасында безнең БСМП табиблары да бар» ,- дип хәбәр ителә шәһәр сәламәтлек саклау министрлыгының телеграм каналында.

Исегезгә төшерәбез, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары командасы «Ел табибы — Ак чәчәкләр» республикакүләм конкурсының «Уникаль очрак»номинациясендә тәкъдим ителде. Алар аортаның кискен таралуы белән катлауланган Covid-19 (КТ-4) авыр формасы булган пациентны үлемнән коткарып калдылар.


Нет комментариев