Бу диктантны теләгән һәркем яза ала
Яңалыклар тасмасы

Бу диктантны теләгән һәркем яза ала

Нәтиҗәләр шәхси кабинетка киләчәк.

Шәһәрдәшләр традицион Бөтенроссия «Тоталь диктант» акциясендә катнаша алалар.

Быел диктант текстын Владивосток язучысы Василий Авченко әзерләгән.
Чаллыда диктант язу урыны – Чаллы дәүләт педагогия университеты.  Диктант язу өчен 30 марттан  totaldict.ru  сайтында теркәлергә кирәк. Диктант үзе 8 апрельдә була. 

Әлеге чарада белеме, җенесенә, яшенә карамастан теләгән һәркем кеше катнаша ала. 

Текстны «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы призеры Альбина Закирова укый. 

Нәтиҗәләр берничә көннән соң билгеле була. Хаталар саны күрсәтелгән  һәм билге куелган сертификатны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан алырга мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


белем бирү диктант

Нет комментариев