Бүген кар явармы?
Яңалыклар тасмасы

Бүген кар явармы?

Синоптиклар фаразы

28 ноябрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм җылы һава торышы сакланачак. 

Республикада кар һәм яңгыр явар дип көтелә. Кайбер районнарда һәм  Казанда иртәнге сәгатьләрдә яңадан томан төшәчәк.
Кайбер юлларда бозлавык. Көндез секундына 7-12 метрга кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле кайбер урыннарда секундына 15-17 метр тизлек белән көчәячәк (ТР башкаласында – 15 м/с кадәр генә).

Салкынча (-3 градуска кадәр) төннән соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 0... +4 градуска кадәр җылыначак 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев