Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы циклон тәэсирендә булачак.
Атмосфера фронтлары узу белән яңгырлар һәм температураның акрынлап түбәнәюе көтелә.
4–5 сентябрьдә аязучан болытлы булачак, яңгырлар явачак. Җомга көнне яшенле яңгырлар булырга мөмкин, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы +21..+26° градус тәшкил итә.
6 сентябрьдә республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Бераз яңгырлар явуы көтелә, температура төнлә +11..+16°, көндез — +18..+23°тан югары булмас. ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 7–8 сентябрьдә яңгырлы һава торышы сакланачак, көндезге температуралар +15..+20°ка кадәр түбәнәюен дәвам итәчәк. Тоташ яңгырлар фаразлана.
Нет комментариев