Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2023» конкурсының сайлап алу туры уза
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2023» конкурсының сайлап алу туры уза

Дәрәҗәле бәйгедә татар телендә иркен аралашучы 16-25 яшьлек кызлар катнаша.

10 майда, 17:30 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараеның кече залында "Сабантуй гүзәле – 2023" бәйгесенең сайлап алу туры узачак. 

Кызлар нәрсәләр әзерләп килергә тиеш? 

– визит карточкасы (проза, шигырь, театральләштерелгән тамаша яисә видеоролик форматында үз-үзең турында сөйләргә). 2 минуттан артмаска тиеш; 
– иҗат номеры (вокал, хореография, театральләштерелгән тамаша, нәфис сүз, оригиналь жанр).

Исегезгә төшерәбез, узган ел җиңүче таҗына Поташов исемендәге көллият студенты, 18 яшьлек Эльвина Шәйхетдинова лаек булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев